news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Ир-атларга алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию тыела

Алтын зәркән бизәнү әйберләре һәм ефәк күлмәкләр ир кешенең сәламәтлегенә начар тәэсир итә, ди хәзрәт.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Ир-атларга алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию тыела
Рамил Гали

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ислам динендә ир кешеләргә алтыннан ясалган бизәнү әйберләре киеп йөрергә ярамый, ди «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов.

«Ир-атларга табигый ефәк күлмәкләр һәм алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию рөхсәт ителми. Беренчедән, бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турыдан-туры әйткән хәдисләр бар. Икенчедән, бу фәнни яктан да дәлилләнгән. Мондый әйберләр ир-атның сәламәтлеге өчен зыянлы», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алмаз хәзрәт сүзләренчә, бу кагыйдә ир-атларга гына кагыла.

«Хатын-кызлар ефәк күлмәкләр һәм алтын зәркән бизәнү әйберләре кия ала», — дип өстәде «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы. 



Галерея: «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмәдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100