Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Сәмигуллин Түбән Камада колония тоткыннарына вәгазь сөйләде
Татарстанда барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Түбән Кама шәһәрендә урнашкан 4нче төзәтү колониясендә тоткыннарның яшәү шартлары, дини гыйбадәтләрне үтәү өчен тудырылган мөмкинлекләр белән танышты, җәза үтәүчеләр белән аралашты, аларга вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү, аны халык арасында популярлаштыру, Коръән-хафизларның классик мәктәбен торгызу һәм иҗәзәтле хафизлар булдыру өлкәсендәге эзлекле эшчәнлеге хакында сөйләде. Гыйлем алу юлыннан тайпылмаска, буш вакытны файдалы уздырырга, китаплар укырга өндәде.
Камил хәзрәт шулай ук рус һәм татар телләрендә басылып чыккан «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары хакында сөйләп узды, әлеге хезмәтләрне әзерләү тарихы турында сөйләде һәм киләчәктә бу китапларны колонияләрнең мәчет китапханәләренә дә тапшырырга вәгъдә бирде.

Колониядәге мәчеткә даими рәвештә егермеләп дин кардәшебез йөри. Пәнҗешәмбе көннәрендә монда тоткыннар белән имам очраша. Мөселман бәйрәмнәрендә мәчеткә җитмешләп кеше җыела.
Түбән Камага эшлекле сәфәре барышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәсибәт урнашкан Үзәк мәчеткә кереп чыкты, яңа мәчет нигезенә таш салу өчен үзенең хәер-фатыйхасын бирде, шәһәр аксакаллары белән аралашты, догалар кылды.

Татарстанда барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз