news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган күргәзмә ноябрь азагына кадәр эшли

«Мөхәммәд пәйгамбәр – шәфкать иясе» күргәзмәсе Җәмигъ мәчете территориясендә ачык һавада ачылды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Рабигыль-әүвәл аенда Россия мөселманнарының рухи лидеры Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән Мәскәү Җәмигъ мәчете территориясендә ачык һавада Аллаһ Илчесе туган көнгә (Мәүлид ән-Нәби) багышланган «Мөхәммәд пәйгамбәр – шәфкать иясе» дигән күргәзмә ачылды.

Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экспозициядә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) нәселе, рухи ләззәт алуы, тәрҗемәи хәле турында бәян ителә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр һәм кунаклар күргәзмәдә мәшһүр язучылар һәм галимнәрнең Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) турында әйткән сүзләре, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Соңгы Илчегә багышланган проектлары, программалары һәм басмалары белән таныша алачак.

Күргәзмә ноябрь ахырына кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100