news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин дөньяда иң абруйлы мөселманнарының берсе дип танылды

Рейтингка шулай ук Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров һәм танылган спортчы, җиңел авырлыкта UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов та кергән.

Мөфти Равил Гайнетдин дөньяда иң абруйлы мөселманнарының берсе дип танылды
Илнар Төхбәтов

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин дөньяда иң танылган 500 мөселман исемлегенә керде. Рейтинг Джорджтаунда Мөселман-христианнар үзара аңлашу үзәге ярдәмендә Амманның Король Ислам стратегик тикшеренүләре үзәге тарафыннан төзелгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Рейтинг төзүчеләр фикеренчә, мөфти Равил Гайнетдин — Россия исламының иң абруйлы кешесе. Фәнни дини казанышлардан тыш, мөфти Мәскәүдә урнашкан Россиядәге әйдәп баручы мөселман оешмаларын җитәкли. Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини оешмалар белән хезмәттәшлек буенча совет әгъзасы буларак, ул Кремль белән Россия мөселманнары арасындагы мөнәсәбәтләрне төзүдә төп фигура булып тора.

Рейтингка шулай ук Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров һәм танылган спортчы, җиңел авырлыктагы UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов та кергән.

The Muslim-500 рейтингы - 2009 елда беренче тапкыр басылып чыккан һәм ел саен нәшер ителә торган басма. Рейтингка дөньяның иң дәрәҗәле мөселманнарын сайлап алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100