Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтияте “30/40” дип исемләнгән яңа эксперименталь проект игълан итә
Проектта катнашу бушлай. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләләр санын арттыру һәм саклау максатыннан Татарстан мөфтияте “30/40” дип исемләнгән яңа эксперименталь проект игълан итә. Анда катнашу өчен рухи һәм физик яктан камилләшергә, гаилә мәсьәләләрен уңай чишәргә, шәригатьнең бу өлкәдәге гыйлемнәрен өйрәнү өстендә эшләргә теләгән урта яшьтәге гаиләле һәм ялгыз дин кардәшләр чакырыла, дип яза ТР Диния нәзарәте.
“30/40” өч көнлек форумын Болгарда гыйнвар башында үткәрү күздә тотыла. Исламда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр традициясе, мөселман гаиләсендә ир белән хатынның бурыч-вазифалары һәм балалар тәрбияләүнең ислам этикасы – «30/40» мөселман форумы кысаларында шушы төп мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла.
Белем бирү программасы фикх дәресләрен үз эченә алачак. Шулай ук күренекле мөселман галимнәре, имамнар белән очрашулар, тренинглар, фикерләшү мәйданчыклары һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Белем бирү дәресләреннән тыш, күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр каралган.
Проектта берьюлы 40 кеше кабул ителә. Катнашу бушлай.
Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз