news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Түбән Новгородта IV Бөтенроссия мөселман форумы узачак
3-4 ноябрьдә Түбән Новгородта IV Бөтенроссия мөселман форумы узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). 3-4 ноябрь көннәрендә Түбән Новгородта «Мөселманнар Ауразия бердәмлеге өчен» («Мусульмане за евразийское единство») исеме астында IV Бөтенроссия мөселман форумы узачак. Шушы форум кысаларында шәһәрнең «Центральный» отелендә «Цивилизацияле интеграция: үткән, бүгенге, киләчәк» темасына Халыкара мөселман конференциясе оештырыла.
Форум Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән, Халык бердәмлеге көне, Оренбург мөселман Диния нәзарәтенә - 220, Урта Азия һәм Казакъстан Диния нәзарәтләре оешуга - 65, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте төзелүгә 15 ел тулу даталарына туры китерелеп үткәрелә.
Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте белдерүенчә, форум үз алдына Россиядә һәм Ауразия киңлекләрендәге конфессияләрара диалог перспективаларын тикшерүне, күпполярлылыкның дәүләтнең ныклы үсеше һәм эчке тотрыклылыгының нигезе булып торуын күрсәтүне, глобализация шартларында исламның роле үзгәрүне өйрәнүне максат итеп куя. Форум эше кысаларында әйдәп баручы иҗтимагый-сәяси һәм дин эшлеклеләре, Россиянең исламны өйрәнүче галимнәре чыгыш ясаячак.
Форум 3 ноябрьдә ачыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot