news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Константиновкадагы яңа «Рауда» мәчетенең имамы журналист Фаил Гыймадов булачак

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган радио алып баручысына имам булу тәкъдиме белән мәхәллә чыккан.

Константиновкадагы яңа «Рауда» мәчетенең имамы журналист Фаил Гыймадов булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Константиновка бистәсендәге яңа «Рауда» мәчетенең имам-хатыйбы «Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов булачак.

«Мәчет мәхәллә инициативасы белән төзелә. Мәхәллә төзү гаризасы миңа апрельдә килде, май–июньдә имам-хатыйбны расладык. Имам-хатыйб мәгълүм кеше. Ул — „Болгар“ радиосы алып баручысы, „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен тәмамлаган Фаил Гыймадов. Бездән аңа хәер-фатиха бар», — диде Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Журналист Фаил Гыймадов үзенең имам-хатыйб буларга ниятләвен раслады.

«Имам булырга мәхәллә һәм Рөстәм хәзрәт тәкъдим итте. Ярдәмчеләрем булыр дип көтелә. Бик авыр эш булыр дип уйламыйм. Радио — гомерлек эшемдер инде ул минем. Шуңа күрә радиодан китү турында әлегә уйлаганым булмады. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр. Иң мөһиме, мәчет төзелеше», — диде Фаил Гыймадов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләренчә, 150 кешегә исәпләнгән «Рауда» мәчете төзелеше, ким дигәндә 2, иң күбе — 5 ел эчендә төгәлләнәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100