news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ингушетиядә җимерелгән иске мәчетне фотосурәтләр буенча торгызалар

Реставраторлар командасы Ингушетиядә сакланган иң зур манаралы комплексларының берсе — Эгикал территориясендәге мәчетне реставрацияли.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Ингушетия реставраторлары мәктәбе Испания белгече Рамзан Султыгов җитәкчелегендә Джейрахск районындагы иске мәчетне торгызуга кереште. Бу турыда «Интерфакс»ка республиканың «Дзурдзуки» тарихи-география җәмгыятендә хәбәр иттеләр.

«Республика ташчылар берлеге җыелышында таш белән эшләргә теләүчеләрне өйрәтү өчен реставраторлар мәктәбе төзү турында карар кабул ителде. Беренче эш итеп команда Ингушетиядә сакланган иң зур манаралы комплексларының берсе — Эгикал территориясендәге мәчетне реставрацияли, ул 1944 елда ингушларны депортацияләү вакытында җимерелгән иде», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Иске дини корылманы сакланып калган фотосурәтләр буенча торгыза башлаганнар. Төзекләндерү эшләре башланганчы өмә оештырып аның территориясен җыештырганнар, куакларны алганнар, чүп-чар һәм ташлар җыйганнар.

Султыгов 20 елдан артык Испаниянең Манреса шәһәрендә (Барселона провинциясе) яши, анда иске биналарны торгызу белән шөгыльләнә. Ул — Испаниядә һәм Европада таш салу, борынгы гыйбадәтханәләрне һәм сарайларны торгызу һәм реставрацияләү буенча аз санлы осталарның берсе. Аны бу эшкә үзенә ярдәмче итеп алган танылган испан мастеры Хосе Антонио Маршшал өйрәткән, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100