news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Динем — Ислам, милләтем — татар» бәйгесенә гаризалар тапшыру вакыты озайтыла

Җиңүчеләргә дипломнар һәм беренче урынга 50 000 сум, икенче урынга 40 000 сум, өченче урынга 30 000 сум акчалата бүләк тапшырыла.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» иҗади бәйгегә гаризалар кабул итүне озайту хакында хәбәр итә. Эшләр 2020 елның 15 февраленнән 30 декабрендә кадәр дөнья күргән булырга тиеш. Бу турыда нәзарәт сайтында хәбәр ителә.

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыралар.

Бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак:

  • «Иң яхшы телевизион материал»,
  • «Иң яхшы радиорепортаж»,
  • «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә»,
  • «Иң яхшы интернет-язма». 

Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк — аларга дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырыла: 

  • I урын — 50 000 сум,
  • II урын — 40 000 сум,
  • III урын — 30 000 сум. 

Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала. Җиңүчеләр 2021 елның 28 февраленә кадәр билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100