news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районының иң яхшы мәчетләре билгеле булды

Конкурска имамнар җыелышында нәтиҗә ясалды

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт районы мәчетләре арасында, аларның ни дәрәҗәдә төзеклеген, чисталыгын ачыклау максатыннан, беренче тапкыр уздырылган “Иң яхшы мәчет” конкурсына имамнар җыелышында нәтиҗә ясалды.

Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, райондагы мәчетләр арасында Түбән Мактаманың “Нурлы” мәчете белән Югары Мактама авылы мәчетенә тиңнәр табылмады. Алар – “Иң яхшы район мәчете” номинациясендә беренче урынны яулады.

“Иң яхшы шәһәр мәчете” исеменә “Зиннур” мәчете лаек дип табылды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot