news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрне Дагыстан мөфтияте оештырган бәйгедә катнашырга чакыралар

Татарстан буенча сайлап алу туры Казанда 15 августта узачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнденең «Благонравие праведников» китабы буенча Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйге Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан үткәрелә, диелгән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.

«Благонравие праведников» китабы Дагыстанда гына түгел, аннан читтә дә танылган. Бестселлер хәзерге вакытта җәмгыятькә һәм кешеләргә хас булган кимчелекләр турында сөйли, анда рухи авырулар турында Пәйгамбәребезнең хәдисләре һәм бөек галимнәрнең фикерләре аша мәгълүмат бирелә һәм алардан «дәвалану» юллары тәкъдим ителә.

Шәех Әхмәд Әфәнденең хезмәте Бөтенроссия бәйгесен оештыруга нигез булды. Оештыручылар бәйгедә җиңүчегә Махачкалада фатир каркасын вәгъдә итә. Бәйгедә катнашучыларның яше һәм җенесе буенча чикләүләр юк.  

«Благонравие праведников» китабын ни дәрәҗәдә яхшы белүгә юнәлтелгән бәйге берничә этапта тест һәм язма биремнәр форматында уза. Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. 

Татарстанда теркәлү узган катнашучылар ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында (Тукай ур., 38) китапның төп нөхсәсен килеп ала ала. Китапның электрон вариантын https://t.me/muslimmol/192 сылтамасы аша алырга мөмкин. Татарстан буенча сайлап алу туры Казанда 15 августта узачак.

Татарстанда узган бәйгедә җиңгән өч кеше Махачкалада август азагында йомгаклау турында катнашачак.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны Инстаграмда @konkurs_mrd аккаунтында табарга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 37-86-18.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100