news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы мөхтәсибәтенең «Фәнис» мәдрәсәсе укырга керергә чакыра

Instagram челтәрендә туры эфирда «Фәнис» мәдрәсәсенең кабул итү кампаниясе турында сөйлиячәкләр

Ютазы мөхтәсибәтенең «Фәнис» мәдрәсәсе укырга керергә чакыра
http://dumrt.ru

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Ютазы мөхтәсибәтенең «Фәнис» мәдрәсәсендә кабул итү кампаниясе башлана. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Диния нәзарәтенең Мәгариф һәм фән бүлеге үзенең рәсми Инстаграм челтәре аккаунтында (@Islamic_education_rt) Ютазы мөхтәсибәтенең «Фәнис» мәдрәсәсендә кабул итү кампаниясе турында сөйлиләр. «Фәнис» мәдрәсәсенең җитәкчесе, Ютазы районының имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин чыгыш ясый.

Әңгәмә барышында тыңлаучыларга 2020 елның кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре, мәдрәсәгә керү һәм уку шартлары, шәкертләр тормышы һәм укуны тәмамлагач эшкә урнашу турында сөйлиләр.

Татарстандагы мөселман уку йортларының җитәкчеләре белән әңгәмәләрнең видеоязмалары @Islamic_education_rt аккаунтында саклана, һәр теләгән кеше үзенә җайлы вакытта алар белән таныша ала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100