news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие диплом алган шәкертләрне дингә файда китерергә өндәде

«Кызыл диплом ул әле тирән гыйлемгә ия булу, укытучыларга мохтаҗ түгел дигән сүз түгел», - ди Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие  диплом алган шәкертләрне дингә файда китерергә өндәде
http://dumrt.ru

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия ислам институтында теология факультеты һәм ислам фәннәре факультетының көндезге уку бүлегендә белем алып тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы булды. Документларны имтиханнарын уңышлы тапшырган һәм диплом эшләрен яклаган чыгарылыш укучылары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан алды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Кайберләрегез укуын магистратурада дәвам итәр, кайберләрегез дини өлкәдә үз эшчәнлеген башлап җибәрер. Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд безгә бишектән ләхеткәчә белем алырга кушкан. Үрнәкне үзегезнең остазларыгыздан да ала аласыз: сездәге берничә мөгаллим Болгар ислам академиясендә укып доктор дәрәҗәсенә ирешкән, Коръәнне ятлау белән шөгыльләнә һ.б», — ди мөфти.

Гыйлем эстәү — безнең бурыч. Кызыл диплом ул әле тирән гыйлемгә ия булу, укытучыларга мохтаҗ түгел дигән сүз түгел. «Диплом — бары тик олы юлның башы гына. Гамәлләрдән башка белем — җимеш китермәгән агач шикелле генә. ИшәАллаһ, без сезнең белән динебезгә файда китерүчеләрдән булырбыз», — дип йомгаклады Камил Сәмигуллин. 

Камил хәзрәт шулай ук быел Россиянең яңа тарихында тәүге тапкыр Коръәннең 10 кыйраәтен өйрәнү өчен Казанда махсус 12 кешелек төркем туплануы хакында хәбәр итте. Төркем «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә өстәмә белем программасы кысаларында укыячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100