Тәлгат Таҗетдин Төркиядәге София соборын уртак гыйбадәт йорты итәргә кирәк дип саный

Төркия Югары суды 1985 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән бинаның статусы Президент указы нигезендә яңадан каралырга мөмкин дигән карар кабул иткән.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин Истанбулдагы Изге София собороны христианнар һәм мөселманнар гыйбадәт кылу өчен уртак урын итәргә тәкъдим итте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

«Аны мөселманнар өчен дә, христианнар өчен дә ачарга мөмкин. Аллаһы Тәгалә барлык диннәр өчен дә бер, ә бу бина Ходайга табыну өчен төзелгән», - дип белдерде Таҗетдин «Интерфакс» агентлыгына Төркия Югары суды карарын шәрехләп. Суд София соборының музей статусы Президент указы нигезендә үзгәртелергә мөмкин дигән карар чыгарган иде.

Мөфти фикеренчә, бинаның бер өлешен – мөселманнарга, икенчесен христианнарга бирергә мөмкин, уртадан туристлар керәчәк, җомга көнне мөселманнар намаз укыса, якшәмбедә христианнар гыйбадәт кылачак. «Бу кемгәдер сәер булып тоелыр, ә мин мөмкин хәл дип саныйм», - диде Таҗетдин.

Истанбулдагы Изге София соборы тирәсендә бәхәсләр чираттагы тапкыр 29 майда әлеге гыйбадәтханәдә Коръән укыганнан соң кузгалды. Бер атна узгач Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Софияне мәчеткә әверелдерү мөмкинлеген өйрәнергә кушты. Соңрак юстиция министры Абдулхәмит Гөл бинаның яңадан мәчеткә әверелүен яклап чыгыш ясады, аны тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы да хуплады.

Үз чиратында, Төркиянең әрмән патриархы Саак II Изге София соборын христианнар өчен дә, мөселманнар өчен дә гыйбадәт кылу урыны итәргә тәкъдим итте. Православие чиркәве вәкилләре һәм югары дәрәҗә биләгән дипломатлар Софияне мәчеткә әверелдерүгә каршы чыкты.

Изге София соборы музей статусын Төркиянең беренче Президенты Мостафа Кәмал Ататөрек карары нигезендә 1934 елда алган. 1985 елда ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Шул ук вакытта, пәнҗешәмбе көнне Төркия Югары суды бинаның статусы Президент указы нигезендә яңадан каралырга мөмкин дигән карар кабул иткән. Бүген исә әлеге мәсьәләне илнең Дәүләт Советы тикшергән, ул якындагы 15 көндә тиешле нәтиҗә чыгарачак.