Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти дин әһелләре форумында катнашучыларга «Ислам нуры» күргәзмәсен тәкъдим итте
Күргәзмәгә килүчеләр хәләл продукция сатып алу мөмкинлегенә ия иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы ачылышыннан соң, чарада катнашучыларга «Ислам нуры» дигән мөселман күргәзмәсен тәкъдим итте.
«2017-2021 елларда татар телендә 161, рус телендә 173 фәтва чыгарылды. „Алты бармак“ китабын татарчадан русчага күчердек. Бер кулда биш бармак булса, бу китап - алтынчы бармак сыман, һәр татар йортында булган. Мәчет каршындагы курсларда 15 мең кеше белем ала, аларда 1,5 мең остаз укыта», — диде ул күргәзмәдә.
Ислам Нуры күргәзмәсенең төп максаты — милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, ислам динендәге халыкларның мәдәниятен үстерү.

Күргәзмәгә килүчеләр мөселман мәдәнияте белән танышты, шулай ук биредә зәркән бизәнү әйберләре, мөселман парфюмериясе һәм кирәк-яраклары, хәләл продукция, милли киемнәр сатып алу мөмкинлеге бар иде.
Бүген Казанда «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланды. Анда Россиянең 72 төбәгеннән 1,2 кеше катнаша.
Галерея: «Милли тормыш һәм дин» форумы ачылышыннан фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз