news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Первоуральскидагы «Сабыр» мәчетендә «Коръән тәрҗемәләрен ал» хәйрия акциясе башланды

Теләге булган һәркемгә Валерия Прохорованың Коръән тәфсирләрен бүләк итеп бирәләр.

Первоуральскидагы «Сабыр» мәчетендә «Коръән тәрҗемәләрен ал» хәйрия акциясе башланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Первоуральск шәһәренең «Сабыр» мәчетендә «Коръән тәрҗемәсен ал» дигән яңа хәйрия акциясе башланган. Теләгән һәркем Валерия (Иман) Прохорованың Коръән тәфсирләрен ала алачак. Бу хакта Урал татарлары сайтында хәбәр ителә.

«Рамазан ае бетсә дә, без изге эшләр кылуны дәвам итәбез. Безнең мәчеттә Валерия Прохорованың Коръән тәрҗемәләре бик күп һәм алар тик ята. Аларны теләгән һәр кешегә бүләк итәргә уйлыйбыз», — диде Салават хәзрәт Дәүләтов.

Моның өчен «Сабыр» мәчете имамы — Салават Дәүләтовка 8617725814 номеры аша шалтыратырга кирәк.

Китапны Первоуральск мәчетеннән килеп алырга була. Мәчетнең адресы: Гагарин урамы, 1Б.

Рамазан аенда Первоуральскның Җәмигъ мәчетендә мохтаҗларга ярдәм акциясе уздырылган иде. Азык-төлек җыелмалары тарату оештырылды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100