news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрият йорты гаилә коруга багышланган китап бастырды

«Авторның бу хезмәте яңа тормыш корырга җыенучы парлар өчен дә, гаиләле кешеләр өчен дә файдалы булыр дип өметләнәбез», — ди китапны бастыручылар.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәковның «Төзек булсын никахлар» китабын бастырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге китап кеше тормышында зур роль уйный торган вакыйга — никах, гаилә коруга багышланган. Автор бу мәсьәләдә укучыларны кызыксындырган четерекле сорауларга җавап бирә, гаиләдә бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәүнең серләренә төшендерә. Китап бәхетле гаилә коруның, сәламәт буын тәрбияләүнең мөһимлеге турында Коръән аятьләре һәм динебез аша аңлатылуы белән бәһале. Авторның бу хезмәте яңа тормыш корырга җыенучы парлар өчен дә, гаиләле кешеләр өчен дә файдалы булыр дип өметләнәбез», — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Шеноджак Ихсанның «Әбү Хәнифә — бөек мөҗтәһид» китабын бастырды. 

Китап бөек галимнең тормыш юлын, шәхси сыйфатларын, укытучыларын, гыйбадәтен һәм Ислам өчен күрсәткән хезмәтләре турында бәян итә. Автор тарафыннан китерелгән исбатлаулар, Бөек Имамның фикһ һәм иҗтиһад мәсьәләләренә кагышлы өстенлекләрен кире кагучы ялган галимнәргә катгый рәвештә җавап бирә. 

Китапларны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100