Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Ярдәм" мәчетендә бәйрәм вәгазе сурдотәрҗемә белән укылачак
Ураза бәйрәме уңаеннан чаралар мәчеттә иртәнге сәгать биш тулып утыз минутта башлана.
(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Ураза гаете уңаеннан Казандагы “Ярдәм” мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм вәгазе укылачак - ул сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән алып барылачак. Б турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ураза бәйрәме уңаеннан чаралар мәчеттә иртәнге сәгать биш тулып утыз минутта башлана, аннан соң дога кылына. Иртәнге алты тулып утыз минутта - бәйрәм вәгазе, иртәнге җидедә – Гает намазы.
Рамазан ае дәвамында Казандагы “Ярдәм” фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда 6 майдан 3 июньгә кадәр ифтарлар узды (Серов ур., 4а йорты). “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештырды, сәхәрләргә 300гә якын кеше килде.
Монннан тыш, 4 июньдә иртәнге сәгать унда “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен дәвалау-укыту-тернәкләндерү курслары тәмамлана. Бу - “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проектын тормышка ашыру өчен бирелгән Россия Президенты гранты кысаларында оештырылган дүртенче курс.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз