news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Начар күрүче мөселманнарның чираттагы укулары дәвам итә
Билгеле булганча, бу юлы анда 20 июньгә кадәр ир-егетләр белем ала
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Башкаланың “Сөләйман” мәчете каршында эшләп килүче начар күрүче һәм күрүдән мәхрүм калганнарның тернәкләндерү үзәгендә чираттагы укулар дәвам итә. Билгеле булганча, бу юлы анда Татарстанның шәһәр-районнарыннан һәм Башкортстаннан килгән 16 ир-ат Ислам нигезләрен үзләштерә һәм Л.Брайль системасы буенча Коръәнне өйрәнә.
Әйтергә кирәк, ай дәвамында әлеге курсларда белем үзләштергән динкардәшләребез биредән үзләре үк дини белем бирү ысулларын да өйрәнеп, шәһәрләрдә, районнарда, авылларда инвалидларга гыйлем тарата, укулар оештыра. Узган ел шушы курсларда Чечен Республикасыннан килеп белем алган мөселманнар ватаннарында шундый курслар оештыра инде, диелә Сулейман.ру сайтыннан алынган хәбәрдә.
Май аенда башланган ир-атлар төркеменең укулары 20 июньдә төгәлләнәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: биредә белем алучыларның яшәве һәм туклануы, юл чыгымнары өчен курсларны оештыручылар түли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot