news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа татар зиратында остазларны искә алу көне узды

Бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында безгә билгеле булган йөзгә якын дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан.

Яңа татар зиратында остазларны искә алу көне узды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Рамазан аеның 20 көнендә (2 майда) мөселман дин эшлеклеләре, имамнар, мөгаллимнәр, зыялылар, татар җәмәгатьчелеге Казан шәһәренең Яңа бистә зиратына Остазларны искә алу чарасына җыелды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче булып татар халкының йөзек кашлары булган шәхесләр — тарихчы-галим Миркасыйм Госманов, җырчы Илһам Шакиров, драматург Туфан Миңнуллин, шагыйрь Хәсән Туфан искә алынды. Алга таба — Әдмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, кабере быел яңа табылган шәех Мөхәммәд Гали ишан, Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайфуллинга тукталып, аларның тормыш юллары бәян кылынды. Аннары зиратның үзәк өлешендә — Габдулла Тукай кабере тирәсендә дә дәфен кылынган олпат затлар — мөгаллим, мөдәррис Шәйхелислам Хәмиди, мәгърифәтчеләр, дин әһелләре, Әхмәдһади Максуди, Галимҗан Баруди, Фатих Әмирхан, меценат, Мәрҗанинең шәкерте, хафиз Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Галикәев һ.б. янына тукталдылар, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.

Остазларны искә алу көненең эчтәлеге елдан-ел байый, катнашучылар саны арта, үткәрелү форматы тулылана. Быел катнашучыларга яңа табылган кабер — язучы һәм имам Миргазиз Укмасый җирләнгән урын һәм аның кабер ташы күрсәтелде. Каберлек начар хәлдә булуга карамастан, өмәгә килгән нәзарәт вәкилләре аны тәртипкә китерде.

Аннары Каюм Насыйри, Габделхак Саматов, Маһруй Мозаффария һ.б. имамнар, меценатларның каберләре зиярәт кылынып, барлык катнашучылар Шиһабетдин Мәрҗани кабере янына җыелды. Биредә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең чыгарылыш курс шәкерте, Коръән-хафиз Камил Мостафин «Тәбарәк» укыды һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин зиярәт кылынган барлык мәрхүмнәрнең рухлары шат булуын, соңгы урыннары Җәннәттә булуын сорап дога кылды.

Шәкертләр катнашында уза торган Остазлар көне мәрхүмнәрне дога белән искә алу, онытмау, шәхесләр турында бай мәгълүматны яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрелә. Булачак имамнар, әлеге тәҗрибәне мәхәлләләренә кайтып эшкә урнашкан үз төбәкләрендә дә дәвам иттерәләр. 

Бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында безгә билгеле булган йөзгә якын дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан. Бу исемлек елдан-ел тулылана бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100