news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза шәһәрендә Урта Әләзән хәйриячеләре исеменнән ифтар үткәрделәр

Хәйриячеләрдән башка без бүген өммәтебезне алга җибәрә алмыйбыз, дип искәртте Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ислам хәзрәт Дашкин.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Пенза шәһәрендә Урта Әләзән авылы эшкуарлары һәм меценатлары тарафыннан оештырылган ифтар ашы узды.

Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, чарада Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ислам хәзрәт Дашкин, Х.Д.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге генераль директоры Рәшит Куряев, Городище районы мөхтәсибәте җитәкчесе Рифат хәзрәт Әбүзәров, Пенза имамнары, меценатлар, эшкуарлар һәм табиблар катнашты.

Ислам хәзрәт активлык һәм хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Ул Аллаһ юлында даими булышлык һәм теләктәшлек күрсәткән меценат һәм эшкуарларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.

Мөфти билгеләп үткәнчә, хәйриячеләрдән башка без бүген өммәтебезне алга җибәрә алмыйбыз. Финанс, кеше, кадрлар ресурсы һичшиксез булырга тиеш.

«Иң мөһиме, җәмгыятьтә бер-береңне аңлау һәм барыбызның да максаты бер булырга (ислам динен олылап, Аллаһ юлында хезмәт итү) тиеш», - диде үз чыгышында Ислам хәзрәт Дашкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100