news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Финляндия татар мәхәлләсе мәчете онлайн эшли

Рамил Беляев Һелсинки мәчетеннән җомга намазын онлайн уздыра.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Финляндия татар мәхәлләсе мәчете онлайн эшли
скриншот

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус таралу куркынычы аркасында дөньяның күп кенә мәчетләре ябылды. Шул исәптән Финляндия татар мәхәлләсе мәчетенә дә халык җыелмый.

Бүген Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев Һелсинки мәчетеннән өченче тапкыр җомга намазын онлайн уздыра. Ул татар телендә дә чыгыш ясаячак.

Җомга намазы Казан вакыты белән 13:30 сәгатьтә башлана.

Тыңлау өчен сылтама


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100