news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда мәчет манарасыннан мөселманнарны карантин таләпләрен үтәргә чакыралар

Хәзер тавыш көчәйткечләрдән намазга чакыру урынына «үз йортларыгызда намаз укыгыз» диләр.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда мәчет манарасыннан мөселманнарны карантин таләпләрен үтәргә чакыралар. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Айнур Биргалин «Намазга чакыру өчен кулланыла торган тавыш көчәйткечләрне халыкны үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә чакыру максатында куллану турында»гы боерык имзалаган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Хәзер намазга чакыру («хайя галэс-салэ») сүзләре урынына «үз йортларыгызда намаз укыгыз» («саллю фибуютикум») диләр.

«Хөрмәтле якташлар! Дөньяда соңгы вакытта коронавирус чире кискен таралу сәбәпле, республикабыз башлыгы карары белән 31 марттан карантин режимы кертелде. Карантин таләпләрен бозучылар җавапка тартылачак. Хәвефле чир вакытында, зинһар, йортларыгызда калыгыз! Үтә җитди сәбәпсез урамга чыкмагыз! Якыннарыгызның саулыгы сезнең уяулыктан тора. Саклагыз һәм сакланыгыз!» — дип кабатлыйлар мәчет манарасыннан.

Төгәл текстны җирле хакимият белән килештерергә тәкъдим итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot