news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшь килен» проектына гаризалар кабул итү төгәлләнә

«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла.

«Яшь килен» проектына гаризалар кабул итү төгәлләнә
http://dumrt.ru/

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 11 мартта, Казанда мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проектының яңа дүртенче сезоны үз эшен башлап җибәрә. Бу проект яшь мөслимәләрне сөекле хәләл җефет, кадерле әни һәм күркәм килен булу, бәхетле татар-мөселман гаиләсе төзү серләренә, татар халкының иң матур гаилә традицияләренә өйрәтә. 

Бу юлы проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында милли яктан баетылачак. Кияүдәге һәм кияүдә булмаган яшь мөслимәләр өчен булдырылган бу мәйданчыкта катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче гүзәл затлар да теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм татар-мөселман гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана.

Бу юлы проектның оффлайн курслары 11 мартта башлана. Теркәлү узу өчен сылтама биредә, шулай ук ул нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунтының башында бирелгән.

Онлайн-курслар шулай ук 2021 елның 11 мартында башлана. Онлайн рәвешендәге курсларда катнашырга теләүчеләргә нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунты башындагы теркәлү анкетасын тутырырга кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 37-86-18 (эш көннәрендә 09:00–дән 17:00–гә кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100