news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазанга әзерләнү өчен Коръән курсларына йөздән артык кеше язылды

Укуны Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 2 февральдән, ягъни Рамазанга 2 ай кала, Казанда Коръән укырга өйрәтү дәресләре башланып китте.

Әлеге курслар Рамазан-шәриф аена әзерләнү максатыннан Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырылды. Коръән дәресләренә 16 яшьтән өлкәнрәк булган йөздән артык кеше язылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Укучыларның теләген искә алып, махсус курслар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кичке вакытта аерым үткәрелә. Оештыручылар хатын-кыз укучыларның күп булуын истә тотып, өстәмә үткәрү урыны буларак Апанай мәчете мәдрәсәсендә дә курсларны үткәрү карарына килде. 

2 февраль көнне беренче дәрес Казанның «Әниләр», «Иман нуры» мәчетләрендә һәм «Рәшидә» үзәгендә үтте. Мөгаллимнәр җыелган халыкны Коръән курсларының программасы, төп эчтәлеге, үзләштереләчәк материал белән таныштырды.

3 февральдән укучылар «Казан нуры» һәм «Гаилә» мәчетләрендә укый башлый. 

Шулай ук ял көнендә укырга теләүчеләрне «Зәңгәр» мәчет кабул итәчәк — биредә дәрес бары ирләр өчен генә узачак һәм алар беренче дәрескә 5 февральдә җыелачаклар.  

Махсус оештырылачак курслар 8 мәчеттә атнасына 2 тапкыр ике ай дәвамында гарәп әлифбасын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнүне күздә тота. Дәресләрне Коръән-хафизлар үзәге белгечләре алып бара.

  • Дәресләр үтә торган мәчетләрнең адреслары түбәндәгеләр: Казанның «Рәшидә» (Чәчәкле ур., 24), «Әниләр» (Газовая ур., 18), «Зәңгәр» (Сара Садыйкова ур., 8), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3), «Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), «Апанай» (Каюм Насыйри урамы, 27).

Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат һәм бүләк итеп Коръән тапшырылачак. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100