Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Диния нәзарәтендә IX Республика ифтарын уздыру турында фикер алыштылар
Оештыручылар киләсе республика ифтарын үткәрү көне һәм форматы, аның эчтәлек өлешенең төрле концепцияләре, аны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлекләре һ.б. турында сөйләште.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә IX Республика ифтарын оештыручылар белән очрашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Оештыручылар киләсе республика ифтарын үткәрү көне һәм форматы, аның эчтәлек өлешенең төрле концепцияләре, аны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлекләре һ.б. турында фикер алышты.
Җитәкчеләр, алдагы елларда оештырылган ифтарларның килеп җитмәгән яклары турында фикерләшеп, быел аларны булдырмау турында килештеләр һәм җаваплылык таләп итә торган өлкәләрне билгеләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз