news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Изге әманәт» бәйгесендә җиңүче иң яхшы мәчетләр һәм иң яхшы имам-хатыйблар билгеле

Төбәк дәрәҗәсендәге турда 236 портфолио катнашты. Финалга шуларның 54се чыкты. Нәтиҗәдә иң яхшы 15 мәчет һәм 3 имам-хатыйб ачыкланды.

«Изге әманәт» бәйгесендә җиңүче иң яхшы мәчетләр һәм иң яхшы имам-хатыйблар билгеле
http://dumrt.ru/news/news_26790.html

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән республикакүләм «Изге әманәт» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, республикабыз казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре катнашты.

Бәйге берничә этапта үткәрелде һәм Татарстанның һәр почмагын колачлады, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Бәйгегә килгән материаллар 6 номинация буенча бәяләнде: «Балалар өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет», «Яшьләр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет», «Өлкәннәр өчен иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет», «Электрон ММЧ-да һәм социаль челтәрләрдә иң яхшы татар телле проектларны тормышка ашыручы мәчет», «Иң яхшы имам-хатыйб».

Бәйге номинацияләрендә җиңүче һәм призерлар булып танылган иң яхшы мәчетләр диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнде: 1 урын — 150 мең сум; 2 урын — 120 мең сум; 3 урын — 70 мең сум. «Иң яхшы имам-хатыйб» номинациясендә призлар — 150 мең сум, 100 мең сум һәм 50 мең сум.

Төбәк дәрәҗәсендәге турда 236 портфолио катнашты. Финалга шуларның 54се чыкты. Нәтиҗәдә иң яхшы 15 мәчет һәм 3 имам-хатыйб ачыкланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100