news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан мөфтие Солтанова исемендәге мәдрәсә шәкертләре белән пейнтбол уйнаган

Студентлар өчен актив ял чараларын даими үткәрергә планлаштыралар.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә студентлары актив ял иткән. Мөфти Айнур хәзрәт Биргалин студентларны «Виктория» пейнтбол клубына алып барган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Анда шәкертләргә бай программа тәкъдим иткәннәр. Алар берничә партия пейнтбол уйнаган, күмердә ит кыздырган.

«Мәдрәсә шәкертләре — Башкортстан мәчетләренең киләчәге. Шуңа күрә Башкорстан мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле бурычларының берсе — мәдрәсәдә белем бирү дәрәҗәсен, яшәү һәм уку шартларын яхшырту. Хәзерге вакытта бу юнәлештә эш алып барыла. Студентлар өчен актив ял чараларын даими үткәрергә планлаштыралар», диелә хәбәрдә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100