Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада яңа мәчет нигезенә беренче таш салынды
Яңа мәчет шәһәрнең Гайнуллин һәм Студентлар урамнары чатында урнашачак.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 5-нче көнендә Түбән Кама шәһәренең 35нче микрорайонында «Ак каен» мәчетенә нигез ташы салу тантанасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов дин кардәшләренә вәгазь-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, аларны төзелеш эшләрен алып баруда актив катнашырга чакырды. Чарага җыелган район дин әһелләре, мәхәллә халкы, мөселман җәмәгатьчелеге, аксакаллар Аллаһы Тәгаләдән мәчетнең тиз арада төзелүен, халыкка озак еллар хезмәт итүен теләп, дога кылды.
Яңа мәчет шәһәрнең Гайнуллин һәм Студентлар урамнары чатында калкып чыгар дип көтелә. Бүгеннән беренче свайларны кага башладылар.
Түбән Камада яңа мәчет төзелә башлау хакында имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов 15 ноябрьдә җомга вәгазе вакытында мөнбәрдән игълан итте. Мәчет проекты һәм аның белән бәйле бөтен эшләрне хәзерге чор таләпләренә туры китереп, заманча башкару ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз