news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсенең Шигон авылында мәчет төзеләчәк

Бу авылда 540 ел мәчет булмаган.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Шигон авылында өч ел эчендә мәчет төзергә ниятлиләр. Район хакимияте мөселманнарның үтенечен хуплап, Кооператив урамында 18,8 сутый җир бүлеп биргән. Килешү 2019 елның 10 октябрендә имзаланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең авылда 540 ел мәчет булмаган, - диде Зәкәрия мулла. — Бу могҗиза, хисләрне әйтеп бетергесез. Бу вакыйга район тарихына кереп калачак. Якын арада Шигон мөселманнары Сызраньда проект-смета документларына заказ бирергә ниятли, бу хакта килешү бар. Җәен фундамент салачаклар, кышын төзелеш материаллары кайтарылачак».

Булачак мәчетнең гыйбадәт залы ир-атлар өчен 200 кешегә исәпләнгән, шулай ук 30 хатын-кыз сыйдырышлы балкон булачак.

Мәчет төзелешенә акча җыюга әзерлек бара. Мулла сөйләвенчә, булышырга теләгән кешеләр бар инде, алар үзләре җәмгыять җитәкчеләренә килеп, ярдәм күрсәтергә тәкъдим итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot