news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мөгаллимнәр өчен «Коръәнне тәфсирләү: үткәне һәм бүгенгесе» курслары башланды

Квалификация күтәрү курсларында Россия һәм мөселман илләре (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Ливан, Марокко, Индонезия) галимнәре катнаша.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда остазлар һәм мөгаллимнәр өчен «Коръәнне тәфсирләү: үткәне һәм бүгенгесе» дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары башлана. Әлеге дәресләрне Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты каршындагы Дини оешмалар хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификацияләрен күтәрү үзәге оештыра. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чара «Ислам хокукына караган хәзерге мәсьәләләр» программасы буенча, дини оешма хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларын камилләштерү максатыннан, дин әһелләре һәм дини белем бирүче оешма укытучылары өчен үткәрелә. Дәресләр, хәзерге заман, шул исәптән дистанцион укыту технологияләрен дә кулланып, бер атна дәвамында — 2-7 ноябрь көннәрендә узачак.

Россия һәм мөселман илләре (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Ливан, Марокко, Индонезия) галимнәре катнашында узачак «Коръәнне тәфсирләү: үткәне һәм бүгенгесе» модуле 36 аудитор сәгатьне тәшкил итәчәк. Курслар бүген кичке сигездә Ливанның «Global» университеты галиме Абдуррахман Аммашның «Тәфсир фәненә кереш» лекциясе белән ачылачак.

Алдагы көннәрдә лекторлардан Әл-Җинән университетының кыйраәтләр кафедрасы мөдире, ислам фәннәре докторы, Зыяд әл-Хаҗ, Коръәнне яттан белү буенча иң югары дәрәҗә иясе, Фарсы култыгы илләрендә Коръән бәйгеләрендә баш хөкемдар һәм жюри рәисе булып торучы, Дубай Әмирлеге хакименең Коръән буенча комитет рәисе, шәех Мәэмүн әр-Рави, Индонезиянең Дин эшләре буенча министрлык каршындагы Коръән эшләре буенча үзәк бүлек җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Мөхлис әл-Хәнәфи һ.б. чыгышлары көтелә.

Квалификация күтәрү курсларын тыңлаучылар Коръәнне тәфсирләү һәм аның үзенчәлекләре, кыйраәтләр һәм аның үзенчәлекләре, татар дин галимнәренең Коръән тәфсиренә керткән өлеше, тәфсир төрләре, хәзерге мәгънәви тәрҗемәләрнең үзенчәлекләре, хәзерге тәфсирләр һ.б. турында белә алачак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дә «Татарстан мөфтиятенең Аллаһы Китабына хезмәт итүдәге өлеше» темасына лекция укыячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100