news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәгъвәт җитәкчесе дәүләт хезмәткәрләренә дини-әхлакый кагыйдәләрне аңлатты

Нияз хәзрәт Сабиров КФУда дәүләт хезмәткәрләренә “Дини беркетмә үзенчәлекләре” (“Особенности религиозного протокола”) темасына лекция үткәрде.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров КФУда дәүләт хезмәткәрләренә “Дини беркетмә үзенчәлекләре” (“Особенности религиозного протокола”) темасына лекция үткәрде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул мәчеттә үз-үзеңне тоту, дин әһелләре белән аралашу һәм мөселман дини чараларын үткәрү кагыйдәләре турында сөйләде, тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде. Тыңлаучылар зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Киләчәктә дә шундый лекцияләрне үткәрү турында килешенде.

news_right_1
news_right_2
news_bot