news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында Хәтер көне узды

Чара ахырында гаепсез үтерелгән барлык репрессия корбаннары рухына дога кылдылар.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында ел саен үткәрелә торган «Хәтер көне» быел 24 июльдә узды. Чара 1919 елда Кызыл Октябрь районының Семеновка һәм Пошатово татар авыллары арасында булган фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Түбән Новгородта ислам» энциклопедик сүзлеге («Мәдинә» нәшрият йорты, 2007 ел) авторлары фикеренчә, коммунистларны үтерүгә китергән халык канәгатьсезлегенең чын сәбәбе - 1918 елның ноябреннән яңа хакимият тарафыннан кертелә торган законсыз гамәлләр һәм үзидарә булган. Өяздән килгән җирле дәүләт түрәләре һәм комиссарлары үзләре тентү үткәргән, Сергач авыллары халкын талаган, азык-төлеген алган, йорт хайваннарын куып алып киткән.

1919 елның 13еннән 14 гыйнвар төнендә Семеновка авылына кызыл армиячеләрнең өстәмә отрядлары килә. Аларның сугышчылары акча таләп иткән, кыйммәтле әйберләрен алган. Төнге 12дә 48 кеше атып үтерелә, шуларның җидесе - күтәрелештә бернинди катнашы булмаган имамнар. Гыйнвар урталарында Түбән Новгородтан килгән комиссия җирле хакимиятнең вәкаләтләрен арттыруын таныган.

Бу вакыйгалар истәлегенә Семеновка белән Пошатово авыллары арасында ел саен искә алу чарасы үткәрелә, биредә мәрхүмнәр рухына җәмәгать намазы укыла, дога кылына. 

Быел чарада Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсибе Гаяз Закиров җитәкчелегендәге мөселман оешмалары вәкилләре, район хакимияте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, җирле халык катнашты. Әлеге чараны Сергач, Спас һәм Княгин районнарының баш имамы Марат Сәлахетдинов алып барды.

Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең тулы вәкаләтле вәкиле, Диния нәзарәтенең Голәмәләр советы рәисе Мөнир Беюсов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдиннең мөрәҗәгатен җиткерде. Чара ахырында гаепсез үтерелгән барлык репрессия корбаннары рухына дога кылдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100