news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырымның Нижнегорский районында «Халык мәдрәсәсе» укучыларына сертификат тапшырдылар

Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең «Халык мәдрәсәсе» проекты ике ел дәвамында гамәлгә ашырыла, аны 300гә якын кеше тәмамлаган инде.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Кырымның шәһәр тибындагы Нижнегорский (Сейитлер) бистәсендә  «Халык мәдрәсәсе» ислам нигезләре һәм мөселман гыйбадәте курслары укучыларына сертификат тапшыру тантанасы булды.

Россия мөселманнары Дини җыены үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ел ярым дәвамында курсларга йөргән 24 кеше Коръән укуны һәм ислам дине нигезләрен үзләштергән. Кырым һәм Севастополь шәһәре мөфтие исеменнән, мөфти урынбасары Рәим Гафаров «мәдрәсә»не тәмамлаган белгечләрне тәбрик итте.

Үз чыгышында ул традицион дини белем алуның әһәмиятен билгеләп үтте. «Арагызда алган белемнәре белән инде бүген үк уртаклашучылар бар. Озак еллар буе бәйрәм намазлары үткәрелмәгән почмакларда дин тотучыларның сезнең ярдәм белән Корбан бәйрәме көннәрендә берләшү бәхетен тою мөмкинлеге барлыкка килде», — диде Рәим Гафаров.

«Мәдрәсә»не тәмамлаучылар яшәү урыны буенча дингә хезмәт итәчәк.

Шунысын да искәртик: Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең «Халык мәдрәсәсе» проекты ике ел дәвамында гамәлгә ашырыла, аны 300гә якын кеше тәмамлаган инде. Проектның максаты — республикада эшләү өчен дини кадрлар тәрбияләү.

Тантаналы чарада Нижнегорский районы хакимияте башлыгы Антон Кравец та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100