news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең «Нур» мәдрәсәсен тәмамлаучылар тиздән шәһадәтнамә алачак

Быел мәдрәсәне җиде шәкерт тәмамлаган.

(Әгерҗе, 2 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Узган елның октябрь аенда Әгерҗенең «Нур» мәдрәсәсендә дини укулар башланган иде. Башка еллардагы кебек үк шәкертләр көндезге һәм кичке вакытларда белем алганнар. Балалар якшәмбе мәктәбенә дә йөргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә соңгы дәрес 17 мартта уздырылды. Аннан соң мәдрәсәгә йөреп уку туктатылды. Шәкертләр әле дә мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнүләрен дәвам итә. Сораулар туса, безгә шалтыраталар», — ди мөгаллимә Люция ханым Акбашева.

«Алга таба вазгыять яхшырып, мәчет-мәдрәсәләргә йөрүдә чикләүләр тулысынча бетерелсә, шәкертләребезгә мәдрәсә тәмамлау турындагы шәһадәтнамәләрне тантаналы рәвештә тапшырырбыз дип планлаштырабыз», — ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100