news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Изге Болгар җыены»на Босния һәм Герцеговина мөфтие киләчәк

Җыенда Россиянең 72 төбәгеннән 1200 дин әһеле катнашачак.

«Изге Болгар җыены»на Босния һәм Герцеговина мөфтие киләчәк
Рамил Гали

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 5 июнь көнне узачак «Изге Болгар җыены»на Босния һәм Герцеговина мөфтие киләчәк.

«Чакырылган кунаклар арасында чит ил мөфтиятләре вәкилләре дә бар. Алар Президент һәм Диния нәзарәте тарафыннан чакырылган. „Изге Болгар җыены“на Босния һәм Герцеговина мөфтие Хусейн Кавазович килүе көтелә. Шулай ук Чечня, Дагыстан, Төрекмәнстан мөфтиләре килү көтелә», — дип сөйләде булачак җыенны уздыруга багышланган матбугат очрашуында Татарстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов.

Аның сүзләренчә, быел ук чит ил мөфтиләре тарафыннан Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы белән котлаулар килгән. «Чит илдәге мөфтиятләр бу чара белән бик кызыксына», — ди Ирек Арсланов.

«Изге Болгар җыены»на Россиянең 72 төбәгеннән 1200 делегатның килүе көтелә. Чарада мөнәҗәтләрдән торган концерт программасы, тәүбә намазын уку, көрәш булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100