news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәтендә Коръәннең яңа Казан басмасын әзерлиләр

«Казан басмасы» иске типография шрифтын компьютерга керттеләр.

Диния нәзарәтендә Коръәннең яңа Казан басмасын әзерлиләр

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә «Казан басмасы» заманча компьютер шрифты нигезендә беренче Коръән басмасын әзерләү турында киңәшмә узды. «Казан басмасы» компьютер шрифты шул ук исемдәге аутентик типографик эзеннән (оттискысыннан) ясалды һәм цифрлаштырылган рәвештә Коръәнне бастыруда тарихта тәүге тапкыр кулланылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта чит илдән җәлеп ителгән белгечләрнең «Казан басмасы» шрифтын цифрлаштыру эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, хәзрәтләр шушы шрифт белән төшерелгән текстларны тикшереп чыкты. Яңа «иске» «Казан басмасы» Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100еллыгы уңаеннан бастырылып чыгарылачак, дип планлаштырыла. Басма дөньякүләм кабул ителгән халыкара «Әр-Рәсем Әл-Госмани» стандартларына туры киләчәк.

Коръәннең «Казан басмасын» башкалардан аерып тора торган үзенчәлекләр бар: вертикаль хәрәкәләр кулланылу, тәнвиннәрнең аерылып торуы, саннарның язылышы һ.б., диелә хәбәрдә. 

Киңәшмә эшендә ТР МДН Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые, Голамәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков, Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге мөгаллиме, Коръәннең ун кыйраәте белгече Рушан хәзрәт Йосыпов, нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгечләре Идрис хәзрәт Киемов һәм Әхмәт хәзрәт Әбү Яхъя катнаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100