news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Darul-kutub.com электрон китапханәсе яңа чыганаклар белән тулыланды

Darul-kutub китапханәсе үсешенә һәркем үз өлешен кертә ала. Әгәр сездә яки туганнарыгызда борынгы мөселман китаплары булса, аларны «Хозур» нәшрият йорты хезмәткәрләренә тапшыра аласыз.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Darul-kutub.com электрон китапханә проекты хезмәткәрләре Ислам буенча инкыйлабка кадәр дөнья күргән берничә басманы цифрлаштырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыйраәт гарәбия хезмәтенең авторы — күренекле татар журналисты, педагог һәм публицист Хәбибрахман Зәбири. Әлеге хезмәттә башта укучы гарәп алфавиты белән таныша, ә укып бетергәндә, тырышлык куеп, гарәпчә укый алачак. Китап Коръән сүрәләре уку өчен күнегүләр сыйфатында китерелә.

Гыйлем әл-әхлак хезмәте күренекле мөселман дин галиме, фәлсәфәче һәм «гыйлем әл-кәлам» фәнен системага салучы Адудуддин Габдуррахман ибн Әхмәд әл-Иҗига карый. Адудуддин Әл-Иҗи Иҗ шәһәрендә югары шәригать судьясы вазифасын башкарган. «Гыйлем әл-әхлак» китабы ислам әхлагы һәм этикасы мәсьәләләрен яктырта.

«Darul-kutub китапханәсе үсешенә һәркем үз өлешен кертә ала. Әгәр сездә яки туганнарыгызда борынгы мөселман китаплары булса, сез аларны «Хозур» нәшрият йорты хезмәткәрләренә тапшыра аласыз. Китаплар сакчыллык белән сканерланачак һәм бөтен дөнья мөселманнарына файда китерәчәк», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100