Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Митрополит Кирилл Татарстанда Пасха бәйрәмендә чиркәүләрнең ачык булачагын әйтте
2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында Татарстанда Пасха бәйрәме чиркәүгә килүчеләрдән башка узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл быел республика чиркәүләрендә Пасха бәйрәме уздыру турында әйтте. Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елда Христосның туган көне уңаеннан бәйрәм хезмәтләре чиркәүгә килүчеләрдән башка узган иде.
«Чиркәүләр барлык социаль нормаларны үтәгәндә ачык булачак. Храмнар хәзер дә ачык, алар Изге Пасха бәйрәменә ябылмаячак. Рамазан аенда мәчетләр дә, барысы да ачык булыр дип уйлыйм», — диде ул.
2020 елда митрополит Феофан мәхәллә кешеләрен өйдә калырга чакырган иде. Ул вакытта руханиларга мөрәҗәгать итеп, рухи яктан ярдәм итәргә һәм догалар кылырга чакырды. Татарстан хөкүмәте тарафыннан кертелгән чикләүләр чиркәүләрдәге дин әһелләренә һәм храмнар эшен тәэмин итүче затларга кагылмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз