news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мансур хәзрәт Җәләлетдин Рамазан ае турында: Уразаны гадәттәгечә тотачакбыз

Быел изге Рамазан ае 24 апрельдә башлана.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин Рамазан ае турында: Уразаны гадәттәгечә тотачакбыз
архив/Расих Фасхутдинов

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел изге Рамазан ае 24 апрельдә башлана. Коронавирус инфекциясе таралуга да карамастан, мөселманнар уразаны гадәттәгечә тотачак. Казанның Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Алла боерса, дин кушканнарны үтәп, ураза тотачакбыз. Ислам һәм дин – ул кыенлык түгел, киресенчә, җиңеллек кенә», - диде Мансур хәзрәт.

Әгәр карантин дәвам итә икән, ифтар мәҗлесе өйдә үткәреләчәк, беркем дә мәчеттә җыелмаячак, дип искәртте Мансур хәзрәт.

Ул мөселманнарны үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген сакларга, мөмкин булганча өйдән чыкмаска чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot