news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре ябыла

Бу шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен хәрәкәт итү шулай ук чикләнгән.

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре ябыла
архив tatar-inform

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстанының ике шәһәре - Мәккә һәм Мәдинә хакимиятләр күрсәтмәсе буенча, аерым карар кабул ителгәнче, пәнҗешәмбедән 24 сәгатькә тулысынча ябыла. Шәһәрләргә керү һәм алардан чыгу тыела. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Бу шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен хәрәкәт итү шулай ук чикләнгән.Аларга бары тик 6:00дан 15:00гә кадәр кертелгән барлык таләпләрне үтәгәндә генә урамда йөрү рөхсәт ителә.

Коронавируска каршы көрәш максатларында шәһәр халкына бары тик медицина хезмәте күрсәтү, дарулар, азык-төлек һәм беренче чират кирәк-яракларын сатып алу өчен генә үзең яшәгән район территориясендә йөрергә рөхсәт ителә.

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстаны хакимияте вәкилләре 2020 елда зур хаҗ кылу өчен документлар рәсмиләштерергә ашыкмаска куша. Быел хаҗ сезоны 28 июльдән 2 августка кадәр планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot