news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илнар Гарифуллин: Күренекле дин әһелләребезнең милли лидер булуын күрсәтергә кирәк

«Милли җанлы дин әһелләрен яшь мөселманнарга үрнәк итеп күрсәтергә тиешбез», — ди Илнар Гарифуллин

Илнар Гарифуллин: Күренекле дин әһелләребезнең милли лидер булуын күрсәтергә кирәк

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин фикеренчә мөселманнар арасында миллилекне үстерү өчен күренекле дин әһелләребезнең милли җанлы фикер иясе булуларын күрсәтергә кирәк. Бу хакта ул «ТНВ» каналындагы «Татарлар» тапшыруында әйтте. 

«Мөселманнар арасында миллилекне үстерү өчен күренекле дин әһелләребезнең тормышларын, карашларын аңлатканда, аларның милли лидер булуларын күрсәтергә кирәк. Алар чыннан да милли җанлы фикер иясе булганнар, дини сораулар белән генә шөгыльләнмәгәннәр, татар милләтен үстерүгә игътибар иткәннәр», — ди Илнар Гарифуллин.

Тарихчы чын милли идеолог булган Шиһабетдин Мәрҗани һәм Колшәрифне яшь мөселманнарга үрнәк итеп күрсәтергә кирәклеген әйтте.

«Колшәрифкә Госманлы солтаны үз хәлифәтенә килергә тәгъдим иткән. „Идел- Урал яклары ул — мөселман җире. Ничек булса да, үз җиребездән китмәскә тиешбез“, — дип җавап биргән Колшәриф. Ул сәяси лидер буларак фикер йөрткән. Алар өчен ватанны саклау алгы планда булган. Милли җанлы дин әһелләрен яшь мөселманнарга үрнәк итеп күрсәтергә тиешбез», — ди Илнар Гарифуллин.


Галерея: "Татарлар" тапшыруы: Дин һәм милли аң
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100