news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәчетләрендә нәсихәт язулары элеп куелды

Мондый плакатлар Марат Әхмәтов тәкъдиме белән республика мәчетләренә озатылган.

Татарстан мәчетләрендә нәсихәт язулары элеп куелды

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Халыкта дини-милли үзаң тәрбияләү максатыннан Татарстан мәчетләрендә нәсихәт язулары элеп куелды. Махсус бастырылган плакатларда «Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?» дигән сүзләр китерелә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мондый плакатлар ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдиме белән республика мәчетләренә озатылды. Имамнар аларны кабул итеп урнаштыра башлады.

Мәчетләрдә һәм мәчет тирәләрендә элеп кую өчен махсус плакатлар туган телне саклау һәм халыкта милли үзаң дәрәҗәсен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш, диелгән хәбәрдә.

Билгеле булганча, 14 гыйнварда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Ул исем кушканда бүләк итү өчен «Татарча әлифба» һәм татар телендә сәнгатьле чыгыш ясарга өйрәтүче ярдәмлек китапларын, плакатлар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100