news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Россиянең Азия өлеше нәзарәте җитәкчеләре хезмәттәшлек итәргә килеште

Нәфигулла Ашировка «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын һәм аның аудиоверсиясен бүләк иттеләр.

Татарстан һәм Россиянең Азия өлеше нәзарәте җитәкчеләре хезмәттәшлек итәргә килеште
http://dumrt.ru

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәскәүдәге резиденциясендә мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов белән очрашты. Җитәкчеләр тыгыз хезмәттәшлектә булырга килеште. Татарстан Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итә.

Камил Сәмигуллин Нәфигулла Ашировка Татарстан мөфтияте әзерләп бастырган «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын һәм әлеге китапның аудиоверсиясен бүләк итте.

Татарстан мөселманнары башлыгы Коръәннәр бастыру, нәшрият эшчәнлеге, дини дәгъвәт юнәлешләре турында сөйләде, Нәзарәт белгечләре әзерләгән Коръәннең татарча мәгънәви тәрҗемәләрнең Россия төбәкләре мөселманнарына тәкъдим ителүен һәм таратылуын билгеләп үтте.

Нәфигулла хәзрәт Изге китапны өйрәнү, таныту, халыкка җиткерү буенча башлангычларны югары бәяләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100