news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Җәмигъ мәчетенең 20 еллыгын уздырдылар

Районда ислам динен таратуда зур өлеш керткән кешеләргә мактау кәгазьләре тапшырылды.

(Актаныш, 1декабрь, «Татар-информ», «Актаныш», Филиза Сәлахова). 28 ноябрьдә Актаныш Җәмигъ мәчетенең 20 еллыгына багышланган чара узды. Бу хакта район газетасы яза.

Актанышта Җәмигъ мәчете 2000 елның августында ачылган. Күпмедер вакыттан — эчке, ә 2007 елда тышкы өлешенә ремонт үткәрелә.

Районда ислам динен таратуда зур өлеш кертүләре өчен Зөһрә Закирова район башлыгының Мактау кәгазе, авыл имамнары — Яңа Әлемнән Илшат хәзрәт, Кәзкәйдән Рәсим хәзрәт, Иске Кадермәттән Надил хәзрәт район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Район башлыгы Энгель Фәттаховка Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәтнең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук Рәхмәт хаты белән Актаныш Җәмигъ мәчетенә иганәчелек ярдәме күрсәткән оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр дә бүләкләнде.

Чарада катнашкан Зәй шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин да чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100