Шыгырданда Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын уздыруга әзерләнәләр

Шыгырдан авылындагы «Мөслимә» мәчете территориясендә музей төзергә җыеналар.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдә Чувашиянең Шыгырдан авылыда «Мөслимә» комплексында Чувашия мәхәлләләрендә рухи тәрбия эшләре алып баручы имамнар һәм остазбикәләр җыелышы булды. Алар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләштеләр.

Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, чаралар исемлегендә Чувашиядәге мәдрәсә, мәчет һәм мәхәллә шәкертләре белән эшләү, тәрбия эшчәнлегенә ислам тарихы, үз нәселеңне, туган ягыңның тарихын саклау кыйммәтен аңлату дәресләре бар.

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов имамнарны һәм мәхәллә хезмәткәрләрен ислам тарихы дәресләрен балаларга гына аңлатып калмыйча, бу хакта вәгазьләрдә дә сөйләргә өндәде.

Җыелышның практик семинар өлешендә Идел буе Болгар дәүләте тарихын өйрәнергә, Идел болгарларының цивилизациясе ничек үскәнен аңлаттылар.

Шулай ук «Мөслимә» мәчете территориясендә музей комплексы төзү турында да фикер алыштылар. Музейда Чувашиядәге ислам тарихына бәйле экспонатлар сакланачак.

Төзелешне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышларга ниятлиләр. Шуңа бәйле рәвештә, халыктан тарихи экспонатлар җыю игълан ителде. Теләгән кешеләр борынгы һәм кулдан язылган китаплар, намазлыклар, шамаилләр тапшырып авыл тарихын саклауга үз өлешен кертә ала, диелә хәбәрдә.