Казан гыйбадәтханәләре арасында уздырылган сморт-конкурста иң әйбәтләре билгеләнде

Башкалада 177 дини оешма, 102 дини объект исәпләнә
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында шәһәрнең ислам һәм христиан дине гыйбадәтханәләре арасында уздырылган сморт-конкурста иң әйбәтләре дип табылганнары игълан ителеп, аларның җитәкчеләренә Казан шәһәре мэры һәм әлеге конкурс комиссиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантанага рәислек иткән шәһәр Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар буенча бүлеге башлыгы Ирек Арсланов сүзләренчә, республика башкаласында 177 дини оешма исәпләнә, шуларның 85е мөселманнарныкы, 83е христианнарныкы, 2се иудаистларныкы, 1се кришнаитларныкы, 1се будда дине тарафдарларыныкы булып тора һ.б. Казан шәһәре җитәкчелегенең конфессиональ оешмаларга игътибар итүе алар эшчәнлегенең социаль әһәмияткә ия булуына, мәдәни-тарихи традицияләр саклануга юнәлешендәге эш хуплануга, җәмгыять өчен куркыныч булган экстремизм, ксенофобия кебек тискәре күренешләр булмасын өчен эшчәнлек алып барылуга бәйле. Җыеп кына әйткәндә, Казанда 102 дини объект һәм шуларның 52се христианнар монастырьлары һәм чиркәүләре, 47 мәчет, 1 синагога, 1 кришна гыйбадәтханәсе исәпләнә. Мәсәлән, Түбән Новгородта 56, Уфада 27 дини объект бар, шул рәвешле, Казан гыйбадәтханәләр саны буенча Россия Федерациясендә беренчеләр рәтендә, дип белдерде И.Арсланов.

Казан мэры Рәхмәт хатлары бүген ислам һәм христиан гыйбадәтханәләренең 10сына, конкурс комиссиясенең Рәхмәт хатлары 28енә тапшырылды, конкурста исә тагын 20ләбе катнашкан булган. Казанда туризм үсешенә аерым игътибар бирелә, Рәхмәт хатларында теге яки гыйбадәтханәне, җитәкчелекләре теләгенә карап, экскурсия-туризм маршрутларына кертү тәкъдим ителәчәге хакында әйтелгән. Руханилар алдына чыккан конкурс комиссиясе рәисе шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Денис Калинкин шул хакта шәрехләде.

Руханилар сүз алып, шәһәр җитәкчелеген гыйбадәтханәләргә, дини оешмаларга игътибарлы булуларына һәм мөрәҗәгать иткән чакта ярдәм итеп торуларына рәхмәт белдерделәр. Шул ук вакытта дини объектларны милек буларак кире кайтарганда рәсмиләштерү мәсьәләсендә кыенлыклар булуын, аларда урнашкан һәм мәдәни-тарихи мирасны саклап тоткан музейлар һәм башка мәдәни оешмалар белән бәхәскә керми генә проблеманы җиңелрәк хәл итү кирәклеген күтәреп чыктылар. Чыннан да, Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы Казанны башка төбәкләр өчен үрнәк итеп куялар, республиканы бөтен ил күзәтә. Шулай булгач, үзара хезмәттәшлектә һәм дус-тату яшәү һәркемгә әһәмиятле,үтә кирәкле гамәл, диелде анда.

Искәртеп үтәбез: сморт-конкурс Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар буенча бүлеге тарафыннан ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы дин эшләре буенча идарәсе, Башкарма комитеты Аппаратының башка бүлекләре, шәһәрнең туристлык оешмалары, дини конфессияләр вәкилләре белән берлектә оештырылган.