news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә ислам дине дәресләре оештырылачак

Дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 11.00-13.00 сәгатькә кадәр була.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте ислам дине дисциплиналары буенча дәресләргә чакыра.

Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дәресләр Коръән һәм Коръәнне өйрәнү, тәҗвид; Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәле; гарәп теле дисциплиналары буенча узачак.

Дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 11.00-13.00 сәгатькә кадәр оештырыла.

Үткәрү урыны: Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете («Горьковская» метро станциясе, Кронверкский тыкрыгы, 7).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100