news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәчетләре каршында узган татар теле курсларын 1500 кеше тәмамлады

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). 2020-2021 нче уку елында Татарстан мәчетләре каршында узган татар теле курсларын 1500 тыңлаучы тәмамлады һәм телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү хакында сертификатларга лаек булды. 

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, татар теле курслары 100 мәйданчыкта оештырылды.

Нәзарәт тарафыннан әлеге курс дүртенче тапкыр оештырылды. Курслар ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылды.

Тел өйрәнү дәресләре Диния Нәзарәтенең үз методикасы һәм дәреслекләре буенча үткәрелде. Алар Россия ислам институтында эшләнде, «Хозур» нәшриятында бастырылды. 

48 академик сәгатькә исәпләнгән укыту курсы 6 ай дәвам итте (2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр). Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралды.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot