Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кырымдагы иң зур Җәмигъ мәчете төзелеше төгәлләнеп килә
Мәчетне бизәкләү эшләре чикләүләр аркасында туктатылган булган, хәзер эшләр яңадан башланган.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Кырымның төп мәчете — Симферополь Җәмигъ мәчете төзелеше 70 процентка төгәлләнгән, дип хәбәр итте ярымутрау мөфтие урынбасары Айдар Исмаилов.
«Интерфакс» хәбәр итүенчә, мәчетне бизәкләү эшләре чикләүләр аркасында туктатылган булган, хәзер эшләр яңадан башланган. «Бизәкләү эшләре — бик нәзакәтле хезмәт, күп вакыт, энергия ала һәм финанс кертемнәре таләп итә», — диде Исмаилов журналистларга.
«Барлык бетон эшләре башкарылды. Ишегалдын төзекләндерү өлешчә башкарылган. Билгеле бер этапта, коронавирус пандемиясе аркасында, алар туктатылып торган иде», — диде ул.
Элегрәк, 2021 елның язында, мөфти РФ Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде. Дәүләт башлыгы ил хөкүмәтенә Кырым Министрлар Советы һәм кызыксынган оешмалар белән бергә Җәмигъ мәчетен төзүне тәмамлауда ярдәм күрсәтергә кушты.
Җәмигъ мәчетенә бер үк вакытта намазга 1,5 мең ир-ат һәм балконда 900 хатын-кыз җыела алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз